Рөстәм Миңнеханов: Бүген Әлмәт күп төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен үрнәк булып тора

07.02.2018

Без Әлмәтнең республиканың нефть башкаласы буларак ролен һәм әһәмиятен күрәбез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы Советының 2017 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычларына багышланган утырышта белдерде. 

Чара "Нефтьче" мәдәният сараенда узды. Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов аны озата йөрүче рәсми затлар белән Әлмәт районы предприятеләре һәм агросәнәгать комплексында җитештерелүче продукция һәм коммуналь техника күргәзмәсен карады. 

Утырышта төп доклад белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. 

Ул, аерым алганда, белдергәнчә, республиканың заманча сәнәгать үзәге буларак, Әлмәт икътисады тотрыклылыгын эре сәнәгать предприятиеләре тәэмин итә. Бу - "Татнефть" ГАҖ, "Таграс-холдинг", кече нефть предприятиеләре, "СМП-Нефтегаз", "Әлмәт торбалар заводы", АЛНАС, Радиоприбор һәм башкалар. 

2017 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләме 286 млрд. сум булыр дип көтелә, үсеш 2016 елга караганда 7 процент тәшкил итә. Эре һәм урта предприятеләр чыгарган товар һәм хезмәт күләме - 663 млрд. сум. 

Уртача хезмәт хакы 5 процентка арткан. Шул ук вакытта рәсми мәгълүматларга караганда, районда керемнәре яшәү өчен кирәкле минимумнан ким булган 1180 граждан бар. Максат - аларның эш хакын арттыру, хезмәт белән тәэмин итүчеләр белән конструктив әңгәмә алып бару кирәк. 

Халыкның тормыш шартларын яхшырту юнәлешләренең берсе - эшкуарлыкны үстерү. Район икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше 2016 ел дәрәҗәсендә калды, ә кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 13 процентка артты, һәм 30 млрд. сум тәшкил итте. 

2017 елда районда 70 км юллар ремонтланган - 1 млрд. 200 млн. сумнан артык. Бу эштә "Татнефть" ГАҖ бик ярдәм итте. 

"Без Әлмәтнең республиканың нефть башкаласы буларак ролен һәм әһәмиятен күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Беренче чиратта, бу "Татнефть" һәм кече нефть компанияләре. Бөтен безнең төп программаларыбыз, дөресен әйткәндә, безнең нефть комплексы һәм нефть сәнәгатенең торыклы эшчәнлеге исәбенә алып барыла". 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында искәрткәнчә, дөньядагы җитди сәяси вәзгыятькә һәм санкцияләргә карамастан, Татарстан, Россия Федерациясенең алдынгы субъектларының берсе буларак, бөтен билгеләнгән планнарны гамәлгә ашырды. 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, сәнәгать продукциясе күләме  - 2 трлн. 250 млрд. сумнан артык, тулаем региональ продукт - 2 тралн. 115 млрд. сум, төп капиталга инвестицияләр, торакларны сафка кертү, республиканың берләштерелгән бюджетының үз керемнәре - бөтен бу күрсәткечләр буенча сәнәгать предприятиеләр өлеше гаять зур. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "Татнефть" компаниясе - кече нефть компанияләре өчен нигез булып тора. "Әмма һәр кече нефть компаниясе - шулай ук эре заводлар дәрәҗәсендәге салым түләүче дә әле, - диде ул. - Шуңа да без нефть сәнәгатенә зур игътибар бирәбез, бүген икътисад нигезе - нефть тармагы. Аннан - нефть-химиясе һәм нефть эшкәртү тармагы. "Татнефть" компаниясе ярдәмендә "ТАНЕКО" комплексы бүген - Россиядә иң заманча, дөнья дәрәҗәсендәге, эшкәртү тирәнлеге 99,2 % комплекс та инде". 

Быел без нефть эшкәртүнең икенче чиратын гамәлгә кертәбез, диде Рөстәм Миңнеханов, бу без төзегән икенче завод, минемчә, бер елдан әлеге мәйданчыкта без 14 миллион тонна тирәсе нефть эшкәртәчәкбез. 

Әлмәт районының мөмкинлекләре зур, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул исәктрәкәнчә, районда 2017 ел нәтиҗәләре буенча эре предприятиеләр чыгарган продукция күләме 660 млрд. сумнан артты. 

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов район кимчелекләренә дә игътибар итте. "Авыл хуҗалыгы производствосы буенча сездә 1 гектарга җитештергән продукция республикадагы уртачак күрсәткечнең яртысын гына тәшкил итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү бик әһәмиятле. Сездә шундый матур үрнәк бар - җиләк һәм яшелчә җитештерү. Шулай ук терлекчелектә дә эшләргә кирәк! Авыл темасына сезне тәнкыйть итү аз. Сезнең бит авылларда кеше яши. Продукция юк икән - керем дә юк, ә авыл кешесе нәрсә исәбенә яшәргә тиеш. Шартлар булдырырга кирәк, кешеләр үз бизнесын алып барсын, авыллардан китмәсен". 

Ышанам, сезнең җитәкчегез командасы бу бурычларны башкара ала, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул шулай ук Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәруллины кире Казанга чакыруы турында сөйләде. "Әмма ул миңа юк, ди, минем Әлмәттә эшлисем килә, ди. Шуңа да ул - районыгыз һәм шәһәрегез патриоты. Миңа бу ошады. Хәйруллин эре проектларны башкарырга тели. Бүген сез әзерләгән күргәзмәдә дә мин күп кенә кызыклы әйберләр һәм проектлар күрдем. Без аларны бергә гамәлгә ашырабыз, беренче чиратта районыгыз территориясендә, ә шуннан тәҗрибәгезне башка районнарга да өйрәтәбез. Бу "Цифрлы Әлмәт" кебек проектлар". 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук социаль тармакларга - мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларына аеруча игътибар итәргә йөкләде. 

Шулай ук утырыш барышында район башлыгы Айрат Хәйруллин "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маһановка "Әлмәт районының мактаулы гражданы" тамгасын тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.