Алексей Песошин Мәскәү өлкәсендә эшлекле сәфәрдә

07.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры - ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Алексей Песошин Красногорск шәһәренә (Мәскәү өлкәсе) эшлекле очрашуга килде. Төп максаты - Бөтенроссия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы вәкилләре җыены эшендә катнашу, анда 2017 елдагы эшчәнлеккә, гражданнар оборонасы чаралары үтәлешенә нәтиҗә ясалачак һәм 2018 елга бурычлар билгеләнәчәк.

Бу зур күләмле чарада РФ Президенты администрациясе, Россия Хөкүмәте, Россия Федераль Җыены, РФ Куркынычсызлык Советы, федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре, Россия  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзәк аппаратының җитәкче составы, ведомствоның структура бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Бөтенроссия җыенын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучков ачты. Ул билгеләгәнчә, бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасының төп бурычы – кешене бәла-казалардан коткару һәм ярдәм итү.

Владимир Пучков ведомство бүлекчәләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде. 2017 елда ведомство белгечләре тарафыннан 257 гадәттән тыш хәл бетерелгән, 132 мең техноген янгын сүндерелгән, 224 меңнән артык кеше коткарылган. Су объектларында бәла-казаларның саны 17,6% ка кимегән. Узган ел коткаручылар 112 меңнән артык зур юл-транспорт һәлакәтендә 48 меңнән артык кешене коткарганнар. Пиротехник бүлекчәләр 47 меңнән артык шартлаткыч предметларны табып, юк иткәннәр, ш.и. 1,3 мең авиабомба. Хәрбиләштерелгән тау-коткаручылар частьлары 34 аварияне бетергәннәр һәм 2 меңнән артык кешене коткарганнар.

Алга таба Владимир Пучков Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, “Россия Федерациясенең атказанган коткаручысы” дигән мактаулы исем Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан эзләү-коткару отрядының эзләү-коткару бүлекчәсе башлыгы Юрий Елизаровка бирелде.

Алексей Песошин җитәкчелегендә ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе иминлек мәсьәләләренә билгеле бер өлеш кертә. Узган елда 31 утырыш уздырылган, республикада иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча 45 карар кабул ителгән.

2018 елда футбол буенча ДЧна әзерлек кысаларында идарә органнарын әзерләүгә  игътибар бирелә. 6 комплекслы һәм 4 команда-штаб өйрәнүләре уздырылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң яхшы төркемнәре оештырылган. Ике эшелонны исәпкә алып, аның составында 2260 кеше һәм 146 берәмлек техника бар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми порталы материаллары буенча.