Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына килде

07.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла. 

Сәфәренең төп максаты - Әлмәт муниципаль районы Советының 2017 елда эшчәнлек нәтиҗәләе һәм 2018 елларга планнарына багышланган утырышта катнашу. 

Шулай ук Әлмәт муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов Калейкино авылында "Н.Е. Токарликов ис." ААҖ эре мөгезле терлек асрау буенча сөтчелек комплексы эше белән таныша, коммуналь техника, предприятиеләр продукциясе, агро-сәнәгать комплексы продукцияct күргәзмәсен карый.

Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Президентының нефть тармагы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов һәм башка рәсми затлар озата йөрде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. . Рәсми портал хәбәрчесе (корреспонденты)