Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров белән очрашты

06.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Эш сәфәренең төп максаты - очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрү.  

Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашуы узды. Әңгәмә тармакка караучы уртак программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, Татарстан Республикасы белән РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасында багланышлар турында булды. 

Искәртик, Денис Мантуров Татарстанда быел гыйнвар аенда булды (Россия Президенты Владимир Путинны озата йөрде).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Татар-информ" материаллары кулланылды. Рәсми портал хәбәрчесе (корреспонденты)