“Йолдызлык” яшьләр фестиваленең сайлау этаплары Татарстанда 25 февральдә башлана

06.02.2018

Быел 18 нче тапкыр оештырылачак “Йолдызлык” фестивалендә миллионычы катнашучы чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган утырышта “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

“Быел безнең өчен бигрәк тә үзенчәлекле ел. Чөнки 2018 елда фестиваль миллионынчы катнашучысы белән истә калачак. Шушы еллар дәверендә фестиваль Муса Җәлил премиясенә лаек булды, балалар сәләтен үстерү буенча Россиянең иң яхшы проекты дип табылды. Быел Нурлатта  “Йолдызлык” музее ачылды”, - дип сөйләде Дмитрий Туманов.

“Йолдызлык” яшьләр фестивале – ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән булдырыла һәм Трның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплана.

2018 елда “Йолдызлык” яшьләр фестиваленең сайлау этаплары Татарстанда 25 февральдә башлана.

Дмитрий Туманов сүзләренчә, фестивальдә 5-21 яшьтәге балалар катнаша. “Алар белән педагоглар ел дәвамында эшли, шөгыльләнә. Районнарда авыл балалары шәһәр баларыннан аерылмасын өчен зур хезмәт куела. Бездән чыккан балалар арасында Динә Гарипова, Рузил Гатин, Айдар Сөләйманов һәм башкалар бар. Динә Гарипова нигездә рус телендә җырласа да, мин аны татар җырчысы итеп күрәм, татар җырлары аңа күбрәк килешә кебек”, - диде продюсер.

Быел “ Йолдызлык” фестивалендә катнашырга теләк белдереп, 60-65 мең бала теркәлгән. Сайлап алу турлары 25 февральдә Азнакай шәһәрендә башланыр дип көтелә. Конкурс “Вокал-соло”, “Вокал ансамбле”, “Хореография”, “Конферанс”, “Видеоклип” һәм башка номинацияләрдә үткәрелә. Гала-концерт 20 апрельдә “Пирамида” концертлар залында узачак.

 “Йолдызлык” фестивалендә катнашып, консерватория, ГИТИС тәмамлаган балалар хәзер үзләре дә талантлар тәрбияли башлаган. “Соңгы вакытта эстрада сәнгатенә зур әһәмият бирәләр. Минемчә, “Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар зур исемле артистларга да үрнәк. Алар беркайчан да фонограммага җырламый. Һәр бала иләктән үткәргән кебек: районда, Казанда һәркайсын өчәр тапкыр тыңлыйбыз”, - дип белдерде конкурсның жюри рәисе, Россиянең халык артисты  Зилә Сөнгатуллина.

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча