Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәренә килде

04.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстан Республикасына килде. Махачкала халыкара аэропортында аны Дагыстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев каршы алды. 

Иртәгә, 2018 елның 5 февраль көнне, Рөстәм Миңнеханов Дагыстанда берничә предприятие эшчәнлеге белән танышырга планлаштыра. Аерым алганда, "Мараби" керамик гранит һәм плитка производствосы, Каспий табаклы пыяла заводы, Дербент коньяк комбинаты һәм башкалар. 

Шулай ук эш программасында республикадагы иң эре Күп функцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булу, Дагыстанның туристик үзәге - борынгы Нарын-кала да бар. 

Ике төбәк арасында багланышлар өчен төп юнәлешләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дагыстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән очрашуында билгеләү көтелә. Очрашу ахырында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау да булачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев