Рөстәм Миңнеханов сөтне сатып алу бәяләре кимү турында: Әлеге мәсьәләне комплекслы хәл итәргә кирәк

02.02.2018

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-минитсры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда сөтне сатып алу бәяләре турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган иңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлКемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, быел республикада сөтне сатып алу бәяләре шактый кимеде. Мондый хәл Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә шулай. 

Министр искәрткәнчә, 2016 ел ахырында - 2017 ел башында сөт чималы җитмәү сзбәпле, базарда Татарстан сөтенә ихтыяҗ зур иде. Аерым алганда,  Самара, Ульяновск, Саратов, Волгоград өлкәләрендә сөткә ихтыяҗ бар иде Бу үз чиратында сөткә бәяләр артуга тәэсир итте - 1 кило 28 сум тирәсе иде. 

Әмма узган ел дәвамында илебезгә зур күләмдә коры сөт, май, сырлар һәм сыр сыман продуктлар кертелде. Россия кулланучылар базарында сөт артык та булды. Моннан тыш башка төбәкләрдәге күпчелек сөт эшкәртү предприятиеләре чын сөт урынына коры сөт куллана башлады. Мондый шартларда Татарстанда чын сөттән җитештерелүче продуктлар базарда конкурентлыкка сәләтсез булып чыкты. Бу зур күләмдә әзер продукция саклануга һәм шуннан сөткә сатып бәяләре кимүгә китерде. 2018 елның гыйнварында сөтнең 1 килосы 22сумга сатып алалар иде. 

"Гыйнварда республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең сөтне сатудан керемнәре узган елның шул ук чорына караганда 400 млн. сумга ким булды", - диде Марат Әхмәтов. 

"Бүген трейдерлар белән очрашуда булдырган кадәр сөт бәяләрен киметмәү һәм республикада тупланган сөтне читкә сату өчен тырышу мөмкинлеген карауларын сорадым, - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге мәсьәләне комплекслы хәл итү кирәк. "Трейлерлар булсын, әмма дөрес һәм аңлаешлы эшләсен. Арадашчы безгә кирәкми, чын трейдер - әйе, кирәк, - диде ТР Президенты. - Ачык һәм аңлаешлы эшләргә тырышыгыз. Трейдерлар өчен кирәкле шартларны тәэмин итәргә кирәк. Трейдер сатып алырга һәм җибәрергә тиеш. Без килешеп эшләргә һәм булышырга тиеш, әмма ул да гадел бәяне билгеләргә тиеш. Без ярдәм итүнең кайбер чараларын карыйбыз инде. Ләкин район башлыклары да, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы да эшне көйләргә тиеш".


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев