Рөстәм Миңнеханов Казан вертолетлар заводы коллетивына яңа генераль директорны тәкъдим итте

02.02.2018

Казан вертолетлар заводының  директорлар советы карары белән предприятиенең яңа генераль директоры итеп Юрий Пустовгаров билгеләнде. Моңарчы ул Күмертау авиация производство предприятиесенең идарче директоры вазифасында иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов завод коллетивына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Чарада шулай ук Ростех дәүләт корпорациясенең авиация кластеры авиация директоры Анатолий Сердюков, "Вертолеты России" генераль директоры Андрей Богинский, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов Вадим Лигайга КВЗ җитәкчесе вазифасында нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты билгеләгәнчә, Вадим Лигай авиация сәнәгате өчен белгечләр әзерләү һәм гомумән республиканың социаль-сәяси тормышына зур игътибар бирә иде. 

"Вадим Александрович Казан вертолетлар заводын 10 ел дәвамында җитәкләде. Бу вакыт эчендә серияле җитештерү һәм Ансат вертолетларын сату, производство куәтләрен яңарту өлкәсендә берничә мөһим мәсьәлә хәл ителде. Әлбәттә, уңашлар да, заказлар җитмәүгә бәйле проблемалар да булды. Әмма, мин ышанам, әлеге предприятиенең мөмкинлекләре зур. Шуңа да алга таба Казан вертолетлар заводының "Вертолеты России" ситсемасында алдынгы предприятие урынында булуда шик юк", - диде Татарстан Президенты. 

Юрий Пустовгаровка Рөстәм Миңнеханов яңа урында уңашлар һәм заводның алга таба да үсүен теләде. "Юрий Леонидовичны без яхшы беләбез. Ул Башкортстаннан безнең хезмәттәшебез. Озак еллар ул вице-премьер, сәнәгать министры дәрәҗәсендә хөкүмәттә эшләде. Соңгы елларда авиация производствосында хезмәт итте. Безнең һәрчак яхшы мөнәсәбәтләр булды. Ышанам, Юрий Леонидовичның коллектив белән мөнәсәбәтләре яхшы булыр, без ярдәм итәчәкбез. Кабатлыйм, Казан вертолетлар заводы - республикабыз икътисадында, илебез икътисадында бик әһәмиятле предприятие", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.