“КАМАЗ-Мастер”: “Дакар” лидерларына һәрвакыт югары таләпләр булды

30.01.2018

“КАМАЗ-Мастер” командасында барлык әзерлекләр “Дакар”да уңышлы чыгыш ясауга юнәлтелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия автоузышчылар командасы вәкилләре сөйләде.

“Дакар-2018” ралли җиңүчесе Эдуард Николаев бу узышны “имтихан” дип атады. Аның сүзләренчә, “КАМАЗ-Мастер” командасында барлык әзерлекләр “Дакар”да уңышлы чыгыш ясауга юнәлтелгән.

“КАМАЗ-Мастер” командасы башлыгы урынбасары Сергей Савостин Антон Шибалов экипажының 2018 елгы “Дакар” раллиенда дисквалификацияләнүенә аңлатма бирде.

Махсус участокларның берсендә Шибалов экипажы төзек булмау сәбәпле, барлык контроль нокталарга барып җитмичә генә финишка юл тоткан. Нәтиҗәдә, хөкемдарлар экипажны дисквалификацияләү турында карар кабул иткән.

Сергей Савостин әйтүенчә, “КАМАЗ-Мастер”да әлеге карар уңаеннан аңлатма алырга тырышып караганнар.

“Безгә бу карарга каршы чыгып булмый, диделәр. Безнең фикеребезчә, “Дакар”да һәрвакытта да лидерларга каршы көрәш бара һәм бу – шундый адымнарның берсе. Чөнки биредә әйдәп баручыларга карата таләпләр югары. Әгәр бу икенче унлыктагы берәр экипаж булса, ярыштан чыгармаслар иде. Әмма без әйдәп баручы команда булганлыктан, спорт комиссарлары шундый карарга килде”, - дип искәртте Савостин.

“Дакар-2018” раллие 6-20 гыйнвар көннәрендә Перу, Боливия һәм Аргентина территориясендә узды. Ралли-рейдта йөк машиналары классында Эдуард Николаев җитәкчелегендәге “КАМАЗ-Мастер” экипажы җиңү яулады. Шул ук командадан Айрат Мәрдиев генераль классификациядә үз экипажы белән өченче булып килде.

 


“Татар-Информ” МА