Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

30.01.2018

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.

Коллегия утырышы Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында узды. Чарада Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Утырышта катнашучылар аның алдыннан социаль өлкәләр – икътисад, ТКХ, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне автоматлаштыру өчен Татарстан ИТ-индустриясенең эшләнмәләре белән таныштылар. 

Аннары коллегия барышында төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.  Ул хәбәр иткәнчә, кичә, 2018 елның 29 гыйнварында, Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Татарстан Республикасы элемтә министрлыгының яңартылган сайтлары эшли башлады, якындагы көннәрдә республика министрлыклары һәм ведомстволары, мунициципаль районнар сайтлары да яңартылачак.  

Халыкның иминлеге системасы турында Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, республикда җәмәгать тәртибен саклауда 52 мең видеокамера ярдәм күрсәтә. «Татарстан геопорталы базасында бу система узган ел эшләнгән иде», – диде ул.

2018 елда Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы кешеләр күп җыела торган урыннарда һәм күп фатирлы йортлар территорияләрендә барлык камералардан да сурәтләр алына торган система булдырырга ниятли. 

Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда челтәрле элемтә операторлары тарафыннан уртак җайланмалар урнаштыру өчен инфраструктур таянычлар кую проекты гамәлгә ашырыла.      

Татарстанда дәүләт структураларына һәм эре сәнәгать предприятиеләренә киберһөҗүмнәр арта бара. 2017 елда төбәк дәүләт мәгълүмат ресурсларына 8 млн. һөҗүм итеп караулар булган. Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, алар бар да кире кагылган.

Коллегия барышында Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм башкалар чыгыш ясады.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы эшен уңай бәяләгән.  Республикада «Имин шәһәр» системасы уңышлы эшли.

Аның сүзләренчә, бүген «Халык контроле» системасы кысаларында кара-каршы элемтәне эшләргә кирәк.

Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы коллегиясе барышында берничә документ та имзаланды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов Татарстан Республикасы территориясендә почта элемтәсен үстерү программасы концепциясен хуплау турындагы беркетмәгә кул куйдылар.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров барында  Татарстан Республикасы Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы белән «Техкомпания Хуавей» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Мәгариф программаларын бергәләп гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек турында килешү Казан федераль университеты белән «Хуавей» компаниясе арасында имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.