Рөстәм Миңнеханов: Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсенә аерым игътибар бирә

26.01.2018

Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсенә аерым игътибар бирә. Республика бюджеты чыгымнары буенча бу юнәлеш икенче урында тора. Бүген бу хакта  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш йомгакларына һәм 2018 елга планнарына багышланган йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2017 ел йомгаклары буенча Татарстанда ярыйсы гына әйбәт демографик күрсәткечләр күзәтелә. Әмма, Татарстан Президенты сүзләренчә, уңай тенденция хезмәткә сәләтле халык арасында үлем-китем кимү нәтиҗәсендә ирешелә. Шул ук вакытта төбәктә балалар туу кими. «Әгәр болай дәвам итсә, бу яхшыга алып бармаячак. Тулаем безгә демографик ситуацияне бик җитди анализларга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бездә уртача гомер озынылыгы арту (74 яшь) – уңай күренеш. Минемчә, югары технологияләр үзәкләрен булдыру буенча республика программасын гамәлгә ашыру һәм беренчел звено өлкәсендә актив эш – болар бар да үз нәтиҗәләрен бирә». 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта федераль үзәк демографик ситуацияне яхшырту мәсьәләләренә зур әһәмият бирә. Аерым алганда, ел башланганнан бирле илдә беренче баласы туган гаиләләр өчен яңа пособие кертелде. Татарстан Республикасы үз дәрәҗәсендә шулай ук балалар тууны стимуллаштыру өчен өстәмә чаралар әзерли, диде Татарстан Республикасы Президенты. Сүз авыл җирендә кимендә 3 ел яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче баласы туганда социаль ярдәм күрсәтү турында бара.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген инфраструктураны яңарту өлешендә җитди эш алып барыла. Үткән ел Татарстан поликлиникаларын модернизацияләү буенча масштаблы программа кабул ителде. 2 ел эчендә 195 объектны тәртипкә китерү планлаштырыла.  

Татарстан Президенты искәрткәнчә, башкарылган эшләргә карамастан, кешеләрдән «Халык контроле» мәгълүмат системасына шикаятьләр кереп тора. «2017 елда 889 мөрәҗәгать керде, 2016 елга карата 9 процентка артык, - диде ТР Президенты. – Шикаятьләрне күзәтеп барырга һәм мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Кешеләр һәркайда да бертөрле икәнне онытмаска кирәк, аларга мөнәсәбәт тә бертөрле булырга тиеш. Безгә хезмәт күрсәтү культурасын арттырырга кирәк». 

Рөстәм Миңнеханов кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталды. «Безнең  медицина колледжлары белән мөгаллимнәр белән тәэмин итү өлешендә эшләргә кирәк. Бездә ике медицина уку йорты бар – федераль университет базасында һәм безнең медицина институты. Без киләчәктә дә үзебезнең кешеләрне дөньяның алдынгы медицина үзәкләренә укырга җибәрәчәкбез, шулай ук мастер-класслар уздыру өчен монда да төрле белгечләрне чакырачакбыз. Без урта медицина персоналы, һәм төрле юнәлешләр табиблары, һәм югары категорияле белгечләр юнәлешләре буенча эшләргә тиеш», - дип бурычлар куйды Рөстәм Миңнеханов.   

Шулай ук Татарстан Президенты халыкны дарулар белән тәэмин итү, хезмәткә сәләтсезлек буенча электрон битне кертү проектын гамәлгә ашыру һәм диспансеризация узуның мөмкин булуын тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә өндәде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.