Рөстәм Миңнеханов Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе белән очрашты

26.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар йөзү спортын үстерү, алга таба хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. 

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Хулио Маглионе Казандагы Дәрвишләр бистәсендә һәм Балтач районында ябык йөзү бассейннарын ачу тантанасында катнашачаклар. 

Очрашуда Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску, Россия суга сикерү федерациясе президенты, Россия синхрон йөзү федерациясе президенты, Россия су полосы федерациясе президенты Алексей Власенко, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры Владимир Леонов катнаштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.