“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XIV республика конкурсы башланды

23.01.2018

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XIV республика конкурсы һәм “1000 идея” инновацион проектлар программасы  башланды. Конкурс яңа форматта башланды.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, Pulsar Venture Capital директоры Павел Королёв сөйләде.

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XIV республика конкурсы 2018 елның 1 гыйнварыннан башланды. Ике яңа номинация кертү төп үзгәреш булды.

“1000 идея” инновацион проектлар программасы да яңа форматта башлана, фәнни технология компанияләре булдыру фаразлана.

Кертелгән үзгәрешләр Татарстан Республикасы икътисадының өстенлекле тармакларында технологик эшкуарлар санын арттыруга юнәлтелгән. Бер проектны финанслауның суммасы булган бюджетны яңадан бүлү хисабына 3 млн.нан 20 млн.га кадәр артачак. Проектны гамәлгә ашыру вакыты нәтиҗәле рәвештә 3,5елдан 1,5 елга кадәр кими.

Республика икътисадына кертелгән инновацион проектларны арттыру һәм яңа югары квалификацияле эш урыннары барлыкка килү эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсе булып тора.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.