Самарада FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру чорында транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

19.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада эш сәфәрендә. 

Төп максаты - Идел буе федераль округы төбәкләренең транспорт куркынычсызлыгына багышланган киңәшмәдә катнашу. 

Искәртик, киңәшмәне РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Россия транспорт министры Максим Соколов уздыра. 

Михаил Бабич киңәшмәдә билгеләгәнчә, географик урыны, икътисадый яктан уңай вәзгыяте сәбәпле, округта халыкны транспортта йөртүнең төрле төрләре бар һәм пассажирларны һәм йөкләрне йөртү күләме бик зур. ИФО территориясендә 18 аэропорт, 68 тимер юл вокзалы һәм 561 пассажир станциясе, 25 елга вокзалы, 150 пристань һәм причал бар. 

Аерым Михаил Бабич FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру чорында транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. Халыкара спорт чарасын уздыручы шәһәрләргә (Түбән Новгород, Самара, Саранск, Казан) утыздан артык илдә 2 миллион тамашачы һәм турист, спортчылар, спорт командаларының рәсми делегацияләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килүе көтелә. Соңгы елларда транспортта куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә күп эш башкарылган. Төбәкләрдә махсус норматив хокукый базалар формалашты. ИФОдәге Россия Федерациясе хакимият органнары тарафыннан транспортта куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы тору өлкәсендә 600 якын норматив-хокукый акт кабул ителде. 

"Гамәлгә ашырылырга тишле бөтен карарлар футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү буенча гына түгел, ә гомумән транспорт куркынычсызлыгы буенча тыгыз график буенча бара, - дип ассызыклады Михаил Бабич. - Алар тимер юл, автомобиль, су транспорты, портлар, вокзаллар, һава транспорты һәм аэропортларга карый. Бүген киңәшмәдә без әлеге йөкләмәләрне башкару барышын тикшердек. Вакыт аз кала, кайбер контрольдәге йөкләмәләр 1 апрельгә кадәр үтәлергә тиеш. Төбәкләр синхрон рәвештә бурычларны үтәргә тиеш, бу бик мөһим". 

РФ транспорт министры Максим Соколов FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру чорында транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү  һәм транспорт инфраструктурасы мәсьәләләренә аеручы игътибарлы булырга өндәде. "Бүген транспорт инфраструктурасы гомумән югары дәрәҗәдә әзер, шул исәптән, Самарада, Яңа ел алдыннан берничә юл инфраструктурасы объекты сафка кертелде, сез күрсәнсездер, дип ышанам. ИФОның башка төбәкләрендә дә шундый эш алып барыла", - диде Максим Соколов. 

Тулырак мәгълүмат - http://pfo.gov.ru/press/events/102141/


ТР Президенты Матбугат хезмәте. РФ Президентының ИФО матбугат хезмәте материаллары кулланылды