Алексей Песошин Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

19.01.2018

Татарстан Республикасының төзелеш индустриясе базасы Россиядә иң зурларның берсе булып кала. 2010 елдан 121 төзелеш материаллары сәнәгать предприятиеләре гамәлгә кертелгән һәм яңартылган, шул исәптә икесе - 2017 елда. Җибәрелгән продукциянең күләме 33 млрд. сум тәшкил иткән. Бу мәгълүматларны бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында җиткерде.

Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды” генераль директоры Константин Цицин, РФ төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Хәмит Мәүлияров катнашты.

Коллегиядә катнашучылар ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар һәм 2018 елга эшчәнлекнең перспективалы юнәлешләрен билгеләделәр.

Ирек Фәйзуллин үзенең докладында билгеләгәнчә, соңгы 7 елда Татарстан ел саен торакны файдалануга тапшыру күләмен 2,4 млн. кв. метр дәрәҗәсендә тота. Министр 2018 елда 2 млн. 403 мең кв. метр торакны сафка бастыру планлаштырыла, дип искә төшерде.

Төзелеш өлкәсендә иң төп темаларның берсе булып алданган өлешчеләр проблемасы кала. Соңгы 10 елда республикада 111 проблемалы объект төзелеше төгәлләнгән. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Соңгы биш елда төзелеш тармагында бәхетсезлек очраклары 2,5 тапкыр кимегән (75тән 29га кадәр, үлем очраклары 33тән 7гә кадәр).

Ирек Фәйзуллин республикада торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү тәртибе югары, җыемнар дәрәҗәсе 98,6 %тан түбән төшми, дип өстәде. 2017 елда ул 99% тәшкил иткән. Электрон түләүләрнең өлеше узган елда 10%ка арткан.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.