Әсгать Сәфәров “Россия лидерлары” конкурсы ярымфиналчылары белән очрашты

19.01.2018

“Россия лидерлары” Бөтенроссия бәйгесендә республиканы биш кеше тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗановның конкурсның ярым финалчылары белән очрашуы вакытында билгеле булды.

“Россия лидерлары” бәйгесе РФ Президенты Администрациясе тарафыннан узган елның октябрендә игълан ителде. Аның максаты – иң перспективалы җитәкче-лидерларны ачыклау, үстерү һәм ярдәм күрсәтү. Анда Россиядән барлыгы 200 мең кеше катнашырга теләк белдергән. Шуларның 4473е – Татарстаннан. Декабрьдә узган ярымфиналга 36 татарстанлы үткән.

7-9 февраль көннәрендә Сочида узачак финалга 200 мең кешенең 300е генә чыкты, шуларның бишесе – Татарстан вәкилләре. Алар – юрист Илнар Гыйрфанов, КФУ хезмәткәре Светлана Котенкова, төбәк компаниясе директоры Александра Лебедева, тренинг-менеджер Марина Сафонова һәм гипермаркет директоры Сергей Хрущев.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе конкурс ахырында финалга үткән 300 кешенең 100 генә калачагын искәртте һәм татарстанлыларга уңышлар теләде.

 

 


“Татар-Информ” МА