Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә өлешчә вәкаләтләрне ТР Министрлар Кабинетына тапшыру турында килешү имзаланды

18.01.2018

Бүген Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә өлешчә вәкаләтләрне ТР Министрлар Кабинетына тапшыру турында килешү имзаланды.

Имзалау ТР Хөкүмәте йортында узды.

Документка имзаларын РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары - Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Артем Сидоров һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин куйды.

Алексей Песошин ассызыклаганча, республикада федераль һәм республика хакимият органнарының барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлеге җайга салынган. ТР Экология министрлыгы һәм Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәте әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә җитди эшлиләр.

Бүгенге килешүне имзалау - әйләнә-тирә мохиткә начар тәэсир итүне дәүләт тарафыннан көйләүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә көчләрне берләштерүгә тагын бер җитди адым ул.

ТР Экология министрлыгы яңа вәкаләтләрне үтәү буенча кирәкле дәрәҗәдә эшне оештырырга, әйләнә-тирәгә зарарлы әйберләрне чыгаруны көйләү буенча нәтиҗәлелекне күтәрергә, шулай ук ышанычны акларга тиеш, дип билгеләде ТР Премьер-министры.

Артем Сидоров, үз чиратында, Татарстан эшчәнлекнең күп юнәлешләре буенча көчле үсә торган һәм алдынгы төбәк. Бу әйләнә-тирә мохитне саклау һәм төбәкнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешләренә кагыла.

Килешү кысаларындагы эш экологик куркынычсызлыкны тагын да нәтиҗәле тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, диде Артем Сидоров.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.