Алексей Песошин өчьяклы килешү турында: Беренче тапкыр безнең минималь хезмәт хакы минималь кулланучылар бюджетына карап билгеләнә

18.01.2018

Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсенең координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды.

Документка имзаларын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан эш бирүчеләр берләшмәсенең координацион советы рәисе Александр Лаврентьев куйды.

Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, бу чарада виделконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссия әгъзалары катнашты.

ТР Премьер-министры Татарстанда алтынчы тапкыр шундый килешү имзалана, дип искә төшерде. Беренче тапкыр андый документ 2007 елда имзаланган.

Алексей Песошин, 11 ай эчендә республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 31 600 сум тәшкил итте, дип ачыклады. Узган ел белән чагыштырганда 6,3%ка арткан.

“Реаль хезмәт хакы шулай ук уңай үсеш алган, ул 3,4 тәшкил итә. 2017ел нәтиҗәләре буенча республикада уртача айлык хезмәт хакы 32 мең сумнан артачак”, - диде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, уртача айлык хезмәт хакының күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан алдагылар рәтендә һәм икенче урында.

Республикада килешү кысаларында федераль дәрәҗәгә караганда югарырак дәрәҗәдә минималь хезмәт хакы билгеләү тәкъдим ителә, эш бирүчеләр профсоюзларның бу тәкъдимнәрен хупладылар.

“Иң уңайлы һәм уйланылган карар табылды, аның нәтиҗәсе бүгенге килешүне имзалау, - дип йомгаклады Алексей Песошин. - Минималь хезмәт хакын аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләү тәкъдим ителә”. 

“Шул рәвешчә, беренче тапкыр безнең минималь хезмәт хакы минималь кулланучылар бюджетына карап билгеләнә.  Бу халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү эшендә мөһим адым”, - диде Алексей Песошин.

Алга таба килешүне имзалау тантанасы узды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.