Татарстан Хөкүмәте белән Ernst & Young Британия компаниясе арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

16.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы-2018 мәйданчыгында Ernst & Young Британия компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ernst & Young компетенцияләре, шул исәптән цифрлы технологияләр өлкәсендә дә, бөтендөньяга мәгълүм. Британия  компаниясенең дөньяның 150 илендә 700тән арык офисы бар, 2011 елдан ул Казанда да эшли. Оешманың аудиторлык хезмәт күрсәтүләреннән республиканың эре предприятиеләре файдалана.   

Татарстан Ernst & Young компаниясен стратегик партнер дип карый, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. Хезмәттәшлекнең  перспектив юнәлешләреннән Рөстәм Миңнеханов әйберләрнең сәнәгать интернеты тармагында  цифрлы технологияләрне үстерү, ясалма интеллект, роботлаштыру, шулай ук Татарстан икътисадының төрле секторлары өчен «цифрлы трансформация» инициативаларын эшләү өлкәсендә хезмәттәшлекне билгеләп үтте.   

Аннары Рөстәм Миңнеханов, өлкән партнер һәм Ernst & Young компаниясенең цифрлы технологияләр буенча эксперты Джефф Лью Татарстан Хөкүмәте белән Ernst & Young компаниясе арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ Татарстан белән Ernst & Young арасында цифрлы технологияләр һәм аларны республикада файдалану өлкәсендә партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруны һәм үстерүне күз алдында тота.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.