Татарстан Премьер-министры РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллегиясе утырышында катнашты

15.01.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.

Идарә башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Хиалеев үзенең докладында хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төзәтү һәм тикшерү оешмаларында 11200 кеше (2017елның 1 гыйнварына-11923) тотыла. Республиканың төзәтү колонияләрендә хөкем ителгәннәрнең саны билгеләнгән нормадан артмый.

Эдуард Хиалеев сүзләренчә, Татарстанның хөкем ителүчеләре минималь хезмәт хакы күләменнән 2,5 тапкыр кимрәк ала. Алар җинаять-җәзаларны үтәтү системасының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе булган унлап предприятиесендә эшлиләр. Хөкем ителүчеләр үзләрен туклану продуктлары белән 100% тәэмин итәләр.

2017 елда ведомство республика министрлыклары белән 100 млн. сумнан артык булган контрактлар төзегән, 2016 елга караганда 30 млн. сумга күбрәк.

Хөкем ителүчеләрне эшкә урнаштырудан тыш, аларны 43 белгечлек буенча укыталар. Узган елда һөнәри белгечлек буенча 2051 кешегә диплом тапшырылган. 1655 кеше беренче тапкыр һөнәр алган.

ТР Премьер-министры ведомство алдында торган төп бурычлар исәбендә хөкем ителүчеләрнең көнкүреш шартларын яхшыртуны һәм медицина ярдәме күрсәтү белән тәэмин итүне атады.

Шулай ук Алексей Песошин РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе учреждениеләрен продукцияне сату күләмен арттыру өчен электрон сәүдәләрдә актив катнашырга чакырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.