Рөстәм Миңнеханов Казанда чәк-чәк музеенда һәм Мәрҗани музеенда булды

15.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады. Әлеге объектлар туристик инфраструктурага карый. 

Башта «Аптека, XIX гасыр» (Бауман ур., 49) региональ дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектында булды. 

Казандагы иң борынгы аптека бинасы төзекләндерелде. Бүген биредә шулай ук аптека урнаша, бинада борынгы аптека тарихытурында мәгълүмат стендлары бар. Реставрация барышы турында «Татхимфармпрепараты» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Тимур Ханнанов хәбәр итте. 

Аптека  XIX гасыр уртасыннан билгеле: бинада Иоганн Бренинг яшәгән. Иоганн Бренинг аптекасы күп еллар дәвамында Казандагы иң яхшы аптека дип саналган. 1917 ел революциясеннән соң аптека дәүләт милкенә күчкән һәм эшен дәвам иттергән. Бина тышындагы сәгать 2012 елга кадәр вакытны дөрес күрсәткән. Реставрация эшләренең беренче этабы 2012 елда башланган. Биш елда аптека төзекләндерелгән һәм хәзерге вакытта бина фасадындагы сәгать тә эшли. 

Аптеканың эчке бизәлеше узган заман интерьерларына туры килә, бина тарихы турында мәгълүмат стендлары да бар. 

Шуннан Париж Комуннасы урамы, 16 адресындагы объект каралды. Биредә 753 кв. м. җирдә милекче компания бинаны төзекләндерергә планлаштыра. Рөстәм Миңнеханов проект белән танышты һәм аны раслады. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар чәк-чәк музеенда былдылар (музей хосусый һәм 2014 елда ачылган). Бина Татарстан Республикасы милкендә һәм мәдәни мирас объекты булып тора. Музейда XIX гасыр ахыры - XX гасыр башындагы татар сәүдәгәре йорты көнкүреше тасвирлана. Музей составында чәк-чәк, бавырсак һәм башка татар ашлары сатылучы кибет бар. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, музейда туристларга мавыктыргыч программа тәкъдим ителә, шул исәптән татар ашларын пешерү дәресләре дә. 

Каюм Насыйри урамы, 5а адресы буенча «Татинтер ресторантс» компаниясе генераль директоры Зөфәр Гәрәев Рөстәм Миңнехановка "Милли ашлар йорты" проектын тәкъдим итте, ул берничә бинадан торачак, бер бина - яңадан төзелгән мәдәни мирас объекты (Мәрҗани урамы, 10 адресы буенча ураншкан "Бикмөхәммәтов йорты", 1883 ел), икенчесе - яңа бина. "Милли ашлар йорты"нда ресторан, кәфеханә булачак, андагы ашларның кайберләре утын белән ягыла торган пичтә пешерәләчәк. Шулай ук биредә фермерлар товарлары кибете һәм милли деликатеслар сатылачак. 

Аннан Шиһабетдин Мәрҗани йорт-музеенда булдылар (Каюм насыйри ур., 10). Йорт 1858 елда татар галиме, мәгърифәтчесе ШюМәрҗани өчен төзелгән. 1863 елда аны Романов П.И. архитекторы проекты буенча янгыннан соң тергезгәннәр.

Мәрҗани бу йортта 1889 елда вафат булган. 2012-2013 елларда йорта яшәгән кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча күчергәннәр һәм аны "Өйрәнү-тәҗрибә шәһәр яны урман хуҗалыгы" Кызыл-Йолдыз филиалы  төзекләндергән. 

2017 елның 28 октяберендә йорт Россия Федерациясе Эшкуар мөселманнар ассоциациясенә, Ш.Мәрҗани исемендәге галерея оештыру өчен, куллануга бирелгән. 

Рөстәм Миңнехановка музейда экскурсия оештырдылар. Биредә шамаилләр, татарча тамбур чигешле намазлыклар, татарларга багышланган фотографияләр һәм башкалар бар. 

Рөстәм Миңнеханов музейны югары бәяләде. Аның фикеренчә, Мәрҗани музее - Казанның йөзе, татар милләте йөзе, чөнки биредә 19 гасыр татар мәгърифәтчеләре көнкүреше тасвирлана. 

Ахырда Иске Татар бистәсендәге "Татар бистәсе" музеен карадылар (К.Насыйри, 38). Кунакларга экскурсия күрсәттеләр һәм Иске Татар бистәсе префектурасы белән Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты студентлары әзерләгән урамны туристик яткан үстерү проекты тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне хуплады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.