Алексей Песошин: Татарстанның урман тармагында югары эш темплары саклана һәм җитди үсеш перспективалары бар

15.01.2018

Татарстанның урман тармагында югары эш темпларын саклана һәм җитди үсеш перспективалары бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның  Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең  киңәйтелгән утырышында белдерде, ул ведомствоның 2017 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Утырышта Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалёв һәм ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров катнашты.

Алексей Песошин үзенең чыгышында билгеләгәнчә, 2017 елда Экология елы кысаларында аерым игътибар республика территориясендә урманны яңарту эшләренә бирелгән: барлыгы 4 мең гектар мәйданда яңа урманнар утыртылган, бу максатларда 16 млн. данә утырту материалы файдаланылган.

ТР Хөкүмәте башлыгы республикада инде җиде ел рәттән урманнарда янгыннарның булмавына игътибарны юнәлтте. Хисап елында Идел буе федераль округы субъектлары арасында бары тик Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе урман фонды җирләрендә генә янгыннар булмаган.

Алексей Песошин берничә проблемалы мәсьәләгә дә кагылды. Урман фонды җирләрен кадастр исәбенә кую һәм урманчылык чикләрен билгеләү проблемалары бар. Бүгенге көндә кадастр исәбенә 18% урман җирләре куелган. Хәзерге вакытта кадастр эшләре 8 урманчылык территориясендә бара. Татарстанда урман фонды җирләрен үз белдекле яулап алу һәм җирне йорт төзү өчен куллану очраклары бар.

ТР Премьер-министры урман тармагында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, урманнарның санитар торышы, яшьләрне табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, урман тармагын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар итәргә чакырды.

Утырыш тәмамланганда ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга аны үз вазифасыннан азат итүне сорап мөрәҗәгать итте. “Алмашка яшь көчле белгечләр килергә тиеш”, - диде ул.

“Алмас Әмин улына 43 ел эшләгән урман тармагында башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Ул 2014 елның сентябреннән Татарстан урман хуҗалыгы министры вазифасын башкарды. Аның карарын хөрмәт белән кабул итәбез”, - диде үз чиратында Алексей Песошин.

Шулай ук ТР Премьер-министры Алмас Нәзировка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медален тапшырды. Бүләк республика урман хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык тырыш хезмәте өчен бирелә.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.