Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында катнашты

15.01.2018

Бүген Казанда («Пирамида» КСК) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән җиденче утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырыш трансляциясе онлайн режимда республиканың әйдәүче массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларында оештырылды.

Утырышка 280 эшкуар, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, журналистлар – барлыгы 400дән артык кеше чакырылган иде.

Советның алдагы утырышы 2017 елның октябрендә узган.

«Набат» проекты буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле Александр Хуруджи чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, сынау узганнан соң проект беренче мәртәбә Татарстанда эшләтеп каралачак. «Набат» проекты – мобиль кушымта, аның аша эшкуарлар бизнесның теләсә кайсы мәсьәләсе буенча үз мөрәҗәгатьләрен терки алачак һәм аларга Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәме мөмкин булачак.  

Уытырыш барышында Советның проект төркеме дә үз тәкъдимнәрен кертте, шул исәптән продукциянең туры килүен декларацияләүне рәсмиләштергәндә куркынычларны минимальләштерү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү тәртибе, торак күзәтчелеге органнары тарафыннан шикаятьләр карау тәртибен камилләштерү, балаларны транспорт чараларында имин йөртүне оештыру, калдыклар белән эш итүгә лицензияләрне яңадан рәсмиләштергәндә таләпләрне төгәлләштерү, бизнесның экологик хисаплылыгына карата таләпләрне оптимальләштерү һәм башкалар.

«Без хәл итәргә тырышучы бурычлар һаман катлаулана бара. Шуңа да карамастан, минемчә, мондый фикер алышу безгә кирәкле юлын табарга һәм,  мәсьәләләрне формалаштырып, федераль дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, бүген хакимият һәм бизнес вәкилләре ситуацияне үзгәртергә омтылалар. «Бу процесс алай тиз генә бармаячак, минемчә, ул беркайчан да тәмамланмаячак. Һәрвакыт нинди дә булса мәсьәләләр туып торачак. Без моңа әзер булырга тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Эшкуарлыкның системалы  проблемаларны хәл итүдә проект алымын куллану, бизнес өчен административ каршылыкларны бетерү һәм оптималь шартлар тудыру – Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән өстенлекле бурычлар. Владимир Путин берничә тапкыр ассызыклаганча, төбәкләрнең бурычы – эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы мохит булдыру, эшлекле  климатны яхшырту. 

Рөстәм Миңнеханов әзерләнгән мәсьәләләр өчен коллегаларына рәхмәт белдерде. Безнең экологик темага, калдыкларны эшкәртүгә бәйле проблемаларыбыз, ТКХ өлкәсендәге мәсьәләләребез күп, диде ул, безгә бу мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара элемтәдә торырга кирәк.

Балаларны транспорт чараларында имин йөртү мәсьәләләрен, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тиешенчә рәсмиләштерергә кирәк. 

Утырышта Рөстәм Миңнеханока хәбәр ителгәнчә, хәзер балаларны транспорт чараларында йөртүләрне килештерү процедурасы катлаулы һәм күп вакыт таләп  итә. Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының проект төркеме Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләгән – бер эш көне эчендә документларның электрон әйләнеше аша балаларны транспорт чараларында йөртүне параллель килештерүне оештыру турында. 

Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады. «Бер катгый регламент эшләргә кирәк. Иң мөһиме, техник чара, транспорт чарасын йөртүче зат барлык таләпләргә дә туры килергә, озата баручылар булырга тиеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Азакта Рөстәм Миңнеханов барысына да эшләрендә уңышлар теләде һәм эшкуарларны киләчәк утырышта үзләрен борчыган сорауларын бирергә өндәде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.