Татарстанда шәһәр тирәлеген яхшырту мәсьәләләре буенча шәһәр кешеләреннән теләкләрен җыюны оештырачаклар

13.01.2018

Яз көнне Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен һәм шәһәр территорияләрен үстерүдә өстенлекләрне сайлап алу буенча шәһәр кешеләренең турыдан-туры тавыш бирүләре оештырылачак. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга шундый йөкләмә бирде.  

Рейтинг тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча җәмәгать киңлекләрен реконструкцияләү программасы формалаштырылачак: ишегаллары, парклар, пляжлар һәм башка шәһәр территорияләре ничек булырга тиеш.

Россия Хөкүмәте карары нигезендә 2018 елдан җәмәгать киңлекләрен реконструкцияләү проектларын сайлаганда рейтинг тавыш бирүе мәҗбүри була. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, җәмәгать киңлекләрен сайлау эшен системалаштырырга кирәк. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республикада җәмәгатьчелекнең фикер белдерү  механизмнары эшләнгән һәм башка төбәкләр өчен үрнәк булды, әмма бу юнәлештә эшне яхшырту зарур.   

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кешеләрнең өстенлекләрен билгеләү өчен аларның тавыш бирүеннән файдаланырга кирәк – алар ишегалларын, паркларны, пляжларны ничек күрергә тели. Рейтинг тавыш бирүе нәтиҗәләре киләчәк елларга җәмәгать киңлекләрен үстерү программаларын эшләгәндә исәпкә алыначак.   

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елга Татарстан Республикасы бюджетыннан – 2 млрд. сум, Россия Федерациясе бюджетыннан 655 млн. 108,9 мең сум бүлеп бирелгән (гомуми сумма – 2 млрд. 655 млн. 108,9 мең сум). 57 объектны төзекләндерү карала – 26 парк, 17 пляж, 6 урам, 3 сквер, 3 бульвар һәм бер мәйдан.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.