Марат Әхмәтов: 2017 елда ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәләрдә авыл хуҗалыгы комплексы турында 49 чыгыш ясалды

13.01.2018

2017 елда ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәләрдә авыл хуҗалыгы комплексы турында 49 чыгыш ясалды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының ел дәвамында ясаган чыгышлары буенча муниципаль районнар рейтингы төп тема булды. "Һәр чыгышта без тармакка объектив бәяләмә бирергә тырыштык, уңышлы районнар, агрофирмалар һәм холдингларны атадык, аларның эш тәҗрибәсе турында сөйләдек, шулай ук җитәрлек эшләмәүчеләрне, эшләрендә хаталар ясаучыларны да атадык, моннан тискәре нәтиҗәләр дә", - диде Марат Әхмәтов. 

Ул искәрткәнчә, ел дәвамында киңәшмәләрдә ай һәм кварталда тармак эшчәнлеге күрсәткечләре, сезлнлы эшләр барышы, АСК техник модернизацияләү программасы башкарылуы, хуҗалыкның кече формалары һәм аларга бюджет ярдәме, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре икътисады һәм аларның инвестицион активлыгы турында сүз барды. 

Марат Әхмәтов эшләре уңай дир билгеләнгән тугыз районны атады. бу - Зәй, Актаныш, Сарман, Балтач, Әтнә, Кукмара, Нурлат, Саба, Мамадыш муниципаль районнары. 

Шуннан ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы эчке резервлары күп булган районнарны да билгеләде. Бу - Ютазы, Кайбыч, Алексеевск, лениногорск, Мөслим, Чистай. 

Шулай ук рейтингның "кызыл" зонасына эләккән районнар да аталды - министр сүзләренчә, бу антилидерлар турында 2017 елда тискәре бәяләмәләр күп булды. Бу - Спас, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Чирмешән, Менделеевск, Югары Ослан, Кама Тамагы районнары. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина