Рөстәм Миңнеханов Төркия Иктисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты

11.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Иктисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.   

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Нихат Зәйбәкҗига бүген «Бәрәкәт Энерҗи» Төркия компанияләр төркеме идарәсе рәисе Җейхан Салданлы белән сөйләшүләр турында, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алышулары хакында хәбәр итте.

Аннары Нихат Зәйбәкҗи һәм Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында 2017 елда сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек йомгаклары турында фикер алыштылар һәм 2018 елда үзара хезмәттәшлекнең киләчәк адымнарын билгеләделәр.

Яклар сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек күләмнәрен арттыру, яңа юнәлешләрне, шул исәптән энергетика өлкәсендә дә, үстерү өчен чаралар күрү турында килештеләр.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.