Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда һәр чыршыга 10 чара туры килгән

09.01.2018

Яңа ел каникулларында Татарстан башкаласы Казанда 55 чыршы куелган шәһәрчек эшләде, аларда 550 дән артык күңел ачу чаралары узды. Шулай итеп, уртача һәр чыршы куелган шәһәрчектә 10 бәйрәм узган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

“Бәйрәм чаралары көндәлек режимда узды. Барлык Яңа ел программалары универсаль характерда иде: алар балалар һәм яшьләр белән бергә бабайлар һәм әбиләргә дә кагылышлы иде”, - дип билгеләде ул.

Азат Абзалов сүзләренчә, бәйрәм чаралары  “Паркларда кыш” яңа программасын гамәлгә ашыру, шулай ук “Салават күпере” микрорайонында яңа чыршы куелган шәһәрчек ачу хисабына арттырылган.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Черек күл” паркында шугалак ачылганнан соң, көн саен 2,5 меңнән алып 5 меңгә кадәр кеше килгән, 3 мең кеше Яңа елны шугалакта каршы алган.

Барлык мәйданчыкларда ачык һавада концертлар, театральләштерелгән тамашалар, кайбер паркларда мастер-класслар уздырылды.

 


“Татар-Информ” МА