Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты

10.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. 

Очрашу Казан епархиаль идарәсендә узды, анда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә үзара килешкәнлек, төбәктә тынычлык һәм иминлекне саклауга ярдәмнәре өчен рәхмәт җиткерде. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Раштуа бәйрәме белән котлады һәм өч епархка "Лада Ларгус" автомобильләре ачкычларын тапшырды. Яңа автомобильләр епархияләр каршындагы хәйриячелек оешмаларына кирәк. 

Православ Чиркәве вәкилләре Рөстәм Миңнехановка алга таба планнары һәм социаль хезмәт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге проектлар турында сөйләделәр. 

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Татарстан Президентына очрашу мөмкинлеге һәм актуаль мәсьәләләр турында сөйләшә алу мөмкинлеге өчен рәхмәтен әйтте. Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә иң мөһиме - җәмгыятьтә тынычлык, бердәмлек һәм иминлекне саклау. Бу безнең уртак бурычыбыз, диде митрополит Феофан. 

Очрашуда Рөстәм Миңнехановка Раштуа бәйрәмендә Казанда 700гә якын кеше катнашуын хәбәр иттеләр. 

ТР буенча ЭЭМ мәгълүматы буенча, Раштуага багышланган гыйбадәт кылуда Казанда, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдә 50 меңгә якын кеше катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.