ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан РФ регионнары арасында авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча өченче урында

09.01.2018

2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 260 млрд. сум тәшкил итте (үсеш - 5,1 %). Әлеге күрсәткеч буенча республика Россия регионнары арасында өченче урында. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Министр сүзләренчә, узган елда авыл хуҗалыгында уртача эш хакы 12 процентка артты һәм 21 мең сум тирәсе тәшкил итте. 

Ул хәбәр иткәнчә, 2017 елда 5,2 млн. тонна ашлык җыеп булды (уңышлылык 34,2 ц/га), чыгендер утырта башлаганнан бирле беренче кат 3 млн. тоннандан артык уңыш җыеп булды (уңышлылык 409 ц/га). Үсемлекчелек продукциясенең тулаем күләме 11 процентка артты (140,4 млрд. сум). 

"Еш кына соңгы елларда без авыл хуҗалыгы продукцияcнә бәяләрне бер дәрәҗәдә тотуларына кайгыра идек, әмма узган ел аеруча гаҗәпләндерде. Бигрәк тә игенчелек өлкәсендә. Бөртеклеләргә, шикәр чөгендеренә, рапс, көнбагышка бәяләр 2016 ел белән чагыштырганда 30 процентка ким булды", - диде министр. 

Аның сүзләренчә, дуңгыз ите, кош итенә бәяләр 5 % кимеде, йомырка бәясе 14 процентка ким булды. "Уртача еллык инфляцияне исәпләп тә без өстәмә 12-15 млрд. сум ала алыр идек", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. 

Шулай да республиканың игенчелек нәтиҗәлеген арттыруга мөмкинлекләре бар, диде ул. "Биологик алымнарны киң күләмдә куллану аша үсемлекләрне саклау безнең чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. 

Республика кулланышта күбрәк кирәк булган культураларны утыртуны дәвам итәчәк: рапс, көнбагыш, кытай борчагы. 

Сөт терлекчелегенә килгәндә, Татарстан өчен ул авыл хуҗалыгы комплексы өчен төп юнәлеш булып кала. 2017 елда 1,8 млн. тоннадан артык сөт җитештерелде. Әмма әлеге чимал бәясе шулай ук җитәрлек түгел: хәзерге бәяләр узган елдагыдан 5 сумга ким. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, якын арада сөт заводларын модернизацияләү буенча программаны гамәлгә ашыру карала. Фермерлар һәм эре булмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөтне торак микрорайоннарында сата ала. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.