2018 елда Татарстанда 2 млн. 403 мең кв. метр торак төзергә планлаштырыла

09.01.2018

2018 елда торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2 млн. 403 мең кв. метр торак төзергә планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган яңа елның беренче республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 ел йомгаклары буенча республикда 2 млн. 408,1 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык планнан 100,3 %).  

«Амбулатор-поликлиника учреждениеләре биналарына капремонт ясау программасы буенча эшләр дәвам итә. Гыйнвар-февраль айларында  объектлар этаплап тулы күләмдә эксплуатациягә кертеләчәк», - диде министр.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча 9 мең 711 фатирлы 87 йорт (527,0 мең кв. метр) төзү каралган. Моннан тыш, күп фатирлы инвестицион торак буенча 17 мең 297 фатирлы (871,3 мең кв. метр)  120 йорт гамәлгә кертеләчәк, аз катлы йортлар төзелеш буенча – 1 млн. 4,7 мең кв. метр.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры белдергәнчә, 2018 елда 297 ятим баланы һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы һәм гражданнарның аерым категорияләреннән булган 64 гаиләне (күп балалы һәм яшь гаиләләр, чернобыльчеләр, мәҗбүри күченүчеләр һәм башкалар) торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Социаль-мәдәни объектларны төзү һәм аларга капталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру кысаларында 28 авыл клубы, җирлекләр Советларының (башкарма комитетларының) 10 бинасы, 97 универсаль спорт мәйданчыгы, 16 блоклы модуль чаңгы базасы, 44 фельдшерлык-акушерлык пункты, 11 табиб амбулаториясе төзү карала. Моннан тыш, 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ведомствосындагы 27 учреждение бинасына, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының 19 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасына капиталь ремонт ясау һәм сәламәтлек саклау объектларына, медицина җайланмалары һәм җиһазлар белән тәэмин итеп, капремонт ясау ниятләнә. Шулай ук республикада яңа агросәнәгать парклары төзү дәвам итәчәк.            


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.