Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате

31.12.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате. 

«Кадерле татарстанлылар!

Һәрберебез якты өметләр баглаган Яңа ел якынлаша. Бу бәйрәм – якыннарыбыз белән җыелышып, узып баручы елның күңелле мизгелләрен искә алу һәм киләчәккә планнар кору өчен иң күркәм вакыт.

2017 ел республика өчен шактый нәтиҗәле булды. Нефть химиясе һәм машина төзү тармакларында уңышлы проектларны гамәлгә ашыру, киң колачлы модернизацияләү эшләрен башкару нигезендә икътисадый үсеш һәм барлык социаль программаларның үтәлеше тәэмин ителде.

Якынча чирек миллион татарстанлының торак шартлары яхшыртылды.

2017 елда кырлардан җыеп алынган мул уңыш авыл халкының республикабызга зур хезмәт бүләге булды.

Рус архитектурасы истәлекләре – Зөя утравының Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

Казанышларыбызда республикада яшәүче һәркемнең хезмәте, өлеше бар, шуның өчен һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Татарстанга һәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен без илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга олы ихтирамыбызны белдерәбез.

Икътисад өлкәсендәге уңышларыбыз, традицияләребез, Ватанны ихлас ярату хисе республикабызның алгарышлы үсешенә ышаныч тудыра.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 2018 елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы булачак. Әлеге сайлау кампаниясе иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм гражданлык җаваплылыгы шартларында узар дип ышанам.

Футбол буенча дөнья беренчелегендә катнашучыларны без халкыбызга хас кунакчыллык белән каршы алырга әзерләнәбез. Республикабызда игълан ителгән Лев Толстой елы рухи мирасыбызның аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән гуманизмның җәмгыятебез өчен гаять мөһимлегенә тагын бер дәлил булыр дип уйлыйм.

Безнең уй-фикерләр дә, эш-гамәлләр дә күпмилләтле илебезнең башка халыклары белән  уртак. Бу бердәмлекне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру – изге бурычыбыз.

Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә чын күңелдән тынычлык, иминлек, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар,  бәхет һәм шатлыклар телим.

Бәйрәм котлы булсын!

Яңа 2018 ел белән!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты матбугат хезмәте.