ТР Премьер-министры “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

29.12.2017

Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә  ТР Хөкүмәте йортында  “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы  утырышы узды.

Утырышта катнашучылар 2018-2020 елларга “Татспиртпром” алкоголь продукциясен сату һәм арттыру стратегиясе хакында фикер алыштылар. Стратегиядә килешенгәнчә, компания алдында сату күләмен Россия төбәкләрендә ел саен арттыру бурычы тора. 2017 ел нәтиҗәләре буенча компания продукциясен сату күләме Татарстанга караганда Россиянең башка төбәкләрендә өч тапкыр артык.

Шулай ук утырышта билгеләнгәнчә, “Татспиртпром” чит маркаларны алмаштыру юлы белән  үз алкоголь брендларын җитештерү күләмен арттыруны дәвам итәчәк.

 


“Татспиртпром” АҖ матбугат хезмәте