Рөстәм Миңнеханов төбәкләрнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру буенча РФ Дәүләт советы утырышында катнаша

27.12.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эшли, анда ул төбәкләрнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру буенча РФ Дәүләт советы утырышында катнаша.

Утырыш Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә уза.

Төп тема - төбәкләрнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру буенча чаралар. Утырышта катнашучылар гамәлгә ашырырлык чаралар турында сөйләшәләр. Шулай ук аерым бизнесны алып баруны җиңеләйтү буенча максатчан модельләрне гамәлгә кертү турында сүз бара. 

Бүгенге Дәүләт советы утырышында төп чыгыш ясаучы - Дәүләт советы эш төркеменең җитәкчесе, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин. 

Туры трансляция "Россия 24" каналында алып барыла. 

Тулырак мәгълумат рәсми сайтта http://www.kremlin.ru/events/president/news/56511

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина