Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы утырышында катнашты

27.12.2017

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.

Төп докладны коллегия барышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ясады.

“Гомуми керем күләме 786 млн сумнан артыграк тәшкил итә. Аеруча Әлмәт, Чүпрәле, Алексеевск, Зәй, Буа, Нурлат районнарының күрсәткечләре югары”, – диде ул. Мөлкәт, җир участоклары сатудан кергән керем күләме кимегән. Ә аларны арендага бирү, дивиденд, җирне куллануның башка юллары аша кергән керем, киресенчә, арткан.

Премьер-министр Алексей Песошин фикеренчә, дәүләт мөлкәтен, җир ресурсларын нәтиҗәле куллануда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан зур эш башкарыла.

“Бүгенге көндә дәүләт һәм муниципаль милкен кулланудан кергән керем күләме 4 млрд 833 млн сумны тәшкил итә. Ләкин керемне электрон мәйдан ярдәме белән тагын да арттырырга мөмкин. Мөлкәт һәм мөлкәткә хокуклар белән сәүдә иткәндә, электрон мәйдан бик уңайлы, ә аның аша килгән заказлар ышанычлы булачак. Бу тәҗрибәне барлык районнар да кулланырга тиеш”, – дип белдерде Алексей Песошин.

Аның фикеренчә, бу өлкәдә республикада бердәм мәгълүмати система булдырырга кирәк. “Әлеге система мөлкәт белән идарә итүне исәптә тотарга, мөлкәтне тиешле дәрәҗәдә кулланмау очракларын ачарга, предприятиеләргә анализ ясарга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, бу система муниципаль районнарның килешү процессын тәэмин итәргә тиеш”, – диде Песошин.

Утырыш ахырында Татарстан Премьер-министры алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.