Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмачка "Фидакарь хезмәт" өчен Татарстан Республикасы медален тапшырды

26.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм башкалар катнашты.

Чара Турхан Дилмачның Казанда эшчәнлеге тәмамлану сәбәпле оештырылды. 

Рөстәм Миңнеханов дипломатка файдалы хезмәттәшлек өчен рәхмзт белдерде һәм Төркия Генераль консулы белән Татарстан дәүләт органнары арасында багланышларның бүгенге көндә югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. 

"Татарстан белән Төркия арасында элемтәләр үсеп бара. Бу өлкәдә Төркиянед Казандагы Генераль консулы өлеше зур, ул күп санда мәдәни чаралар уздыра, безнең тугандаш халыклар арасында элемтәләрне ныгыту буенча нәтиҗәле тармак буларак хезмәт итә", - диде ТР Президенты. 

Шуннан Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен Рөстәм Миңнеханов Турхан Дилмачка "Фидакарь хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медален тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев