Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелгән Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында булды

25.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелгән Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында булды.

Искәртик, әлеге комплекс зур күләмле ремонт эшләреннән соң ачылды. 

Килүгә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөргән затлар балалар өчен яңа ел чыршысы янына юнәлде. Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче яңа ел белән котлады, балаларга да, иҗади коллективларга төзекләндерелгән мәдәният йортында матур итеп яңа елны каршы алырга теләде. 

Шуннан ул бинадагы бүлмәләрне карады, балалайкада уйнарга өйрәнү түгәрәктә дәресне карады, бию классына кереп чыкты. Шулай ук "Смена" заманча мәдәният үзәге оештырган плакатлар күргәзмәмен карады. 

Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов белән мәдәният йортынла торучы Владимир Ленинның зур портреты фонында фотога төште. 

Рөстәм Миңнехановны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина