Рөстәм Миңнехановка Россия Финанс министры Рәхмәте тапшырылды

16.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Финанс министры Рәхмәте тапшырылды.

Бүләкне тапшыру Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә узды. 

Бүләк Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының эшчәнлеге тармагында дәүләт сәясәтен билгеләү һәм норматив-хокукый көйләүне эшләү функцияләре һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда актив катнашуы өчен тапшарылды. 

Шулай ук Россия Федерациясе Финанс министры Рәхмәте ТР финанс министры Радик Гайзатуллинга һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтовка тапшырылды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина