Рөстәм Миңнеханов арбитраж судлары системасын төзүгә 25 ел тулу белән арбитраж хезмәткәрләрен котлады

15.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе арбитраж судлары системасын төзүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. 

Чара Идел буе округы Арбитраж суды бинасында узды (Казан). 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә арбитраж системасы хезмәткәрләрен ихлас йөрәктән 25 еллык юбилей белән котлады. Ул билгеләгәнчә, арбитраж системасы эше илебезнең җиңел булмаган чорында башланды. Планлы икътисадтан күчү шартларында яңа заман икътисадый бәхәсләрен хәл итүгә ярдәм итәрлек суд системасы кирәклеге ачыкланды, диде ул. 

"25 елда арбитраж суды зур үсеш юлын узды, бүген ул хуҗалык субъектлары арасында дәгъваларны цивилизацияле хәл итyнең аерылмас элемтенты, диде Татарстан Президенты. - Хәзерге системада округ судлары лаеклы урында".

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, судларның материаль-техник базасы яңартыла, камилләштерелә. Татарстанга моңа зур игътибар бирелә. 

Чарада арбитраж хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. 

Тантанада Идел буе округы Арбитраж суды рщисе Юрий Глазов катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина