Рөстәм Миңнеханов Maire Tecnimont компаниясе Директорлар советы рәисе Фабрицио Ди Амато белән очрашты

13.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Maire Tecnimont компаниясе Директорлар советы рәисе Фабрицио Ди Амато белән очрашты. 

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Милнага (Италия) эш сәфәре кысаларында узды. 

50 компанияне берләштергән Maire Tecnimont компанияләр төркеме 40 илдә эшли һәм анда 5300 гә якын кеше хезмәт итә. Компания дөнья дәрәҗәсендә инжиниринг, генераль подрядчы һәм технологияләрне лицензияләү өлкәсендә эшли, шулай ук башка сәнәгать тармакларында да производстволары бар: нефть-газ химиясе, нефть химиясе, энергетика, яңартыла торган энегрия һәм инфраструктура проектлары. 

Компанияләр төркеме дөньяда полиолефиннар базарының 30 процентын тәэмин итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе өчен компания презентациясен тәкъдим иттеләр, шулай ук үсеш мөмкинлекләре турында хәбәр иттеләрю Очрашуда нефть химиясе һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, хәзерге вакытта хезмәттәшлек өчен уңай вакыт, Италия - Татарстанның стратегик партнеры. 

Безнең "ТАИФ" компаниясе алга таба үз производствосын үстерергә, куәтләрен арттырырга тели, диде Татарстан Президенты. 

Элемтәләребезне ныгытырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Очрашуда "ТАИФ" КТне белән "Этилен - 600" проектының икенче чиратын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина