Рөстәм Миңнеханов «Италиядә татарлар» мәдәният ассоциациясе активы белән очрашты

12.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Италиядә татарлар» мәдәният ассоциациясе активы белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Миланга эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашуны Бөтендөнья татар конгессының Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев ачты.

Чарада катнашучылар Италиядә яшәүче татарларның Татарстандагы оешмалар белән актив хезмәттәшлеге турында сөйләделәр. 

«Италиядә татарлар» мәдәният ассоциациясе Зөһрә Мәҗитова оешма эшчәнлеге турында сөйләде, ә аның урынбасары һәм «Европа татарлары альянсы» идарәсе әгъзасы Венера Габделхаликова һәм ассоциация әгъзасы Алсу Гомәрова кайбер проектлар белән таныштырды. Венециядән килгән халыкара конкурслар лауреаты җырчы Рафис Хөснетдинов татарча җыр башкарды.   

2013 елда мондагы татарлар «Италиядә татарлар» мәдәният ассоциациясе төзегән. Ассоциация – Италиядәге Россия ватандашлары оешмаларының  Координацион советы әгъзасы, «Европа татарлары альянсы» Европа бергәлеге ассоциациясе идарәсе составына керә.  

Ассоциациянең максаты – милли үзенчәлекне саклап калу һәм Италия гражданнарын татар халкы тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру, Италия белән Татарстан арасында мәдәни һәм эшлекле багланышларны үстерү һәм ныгыту. 

Рөстәм Миңнехановтан ватандашларыбыз Ассоциацияне махсуслаштырылган әдәбият, татарча китаплар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә сорадылар.  

Моннан тыш, «Италия татарлары» ассоциациясе белән багланышта торган Италия эшкуарлары Татарстан белән гамәлгә ашырылырга мөмкин проектларын тәкъдир иттеләр. Аерым алганда, сүз кондитер әйберләр җитештерү һәм республикага шоколад һәм конфетлар китереп тору турында бара. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгына әлеге мәсьәләне өйрәнергә кушты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук чит илләрдә яшәүче татарларга ватаннары  белән багланышларны югалтмаска, үз телләрен онытмаска өндәде.  «Татар теле – ана теле, - диде ул. – Аны онытмаска кирәк».

Италия белән хезмәттәшлеккә килгәндә исә, Татарстан Италия бизнесы вәкилләре белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга әзер, диде Рөстәм Миңнеханов.

Хәтта бер бөртек тә биек бер тауның өлеше булырга мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов, «Италия татарлары» ассоциациясе активына мөрәҗәгать итеп, һәм без бергә булсак, биек бер тау була алабыз.

Татарлар белән очрашуда Россия Федерациясе Миландагы Генераль консулы Александр Нуризадә дә катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Зөһрә Мәҗитовага Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. 

Азакта истәлеккә дип фотога төштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.