Рөстәм Миңнеханов "Казан" агропаркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

09.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать ярминкәсендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык төлеге министры Марат Әхмәтов озата йөрде. 

Шәһәр кешеләренә Арча, Апас, Балтач һәм Мамадыш районнарында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Шулай ук товарларын республика агросәнәгать комплексының эре оешмалары да товарларын да тәкъдим итте - "Ак Барс" холдин компаниясе" ААҖ, "Майский" теплицалар комбинаты" ҖЧҖ, "Арча" ҖЧҖ, "АгроИнвест" ИК ЯАҖ, Татпотребсоюз предприятиеләре һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләреннән узды, продукцияне карады, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, аларның тәкъдимнәрен тыңлады. 

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы ярминкәләре әһәмиятен ассызыклады. Атна саен шәһәр халкы яхшы бәягә авыл продукциясен сатып алырга мөмкин. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев