ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2017 елның 11 аенда республика терлекчелеге эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды

09.12.2017

ТР Премьер-министры урынбасары - авлы хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика кидәшмәсендә 2017 елның 11 аенда республика терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  

Агымдагы елның 11 аенда  1 млн. 168,1 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елдагыга караганда - 105 % . Йомырка - 805,7 млн. данә (үсеәш -  105 %), терлек һәм кош - 346 мең тонна хстерелгән (үсеш - 102 %), шул исәптән эре мөгезле терлек - 92 мең тонна (104 %), кош - 177,5 мең тонна (102 %), дуңгыз - 76,3 (99 %). 

Уңай динамикага карамастан, республиканың  кайбер районнарында эре мөгезле терлек баш саны кими, дип ассызыклады Марат Әхмәтов, андый районнар - 17.

1700 әр башка Арча, Мөслим һәм башка районнарда кимеде һәм анда терлекчелек продукциясе буенча уңай динамика көтеп булмый. 

"Яшел зона"дагы районнар быел продукция күләмен арттырып, киләсе елга да өмет бирә. Бу- Балтач (+1455 баш), Зәй (+1211 баш), Кукмара (+1194 баш), Зеленодольск (+901 баш) районнары. 

Сөт җитештерү буенча - терлекчелек продукциясе нигезе - узган елдагыга караганда уңай күрсәткечләр 36 районда. Иң яхшы ун район республикада сөт күләмен артуның 75 процетын тәэмин итәләр. 

Марат Әхмәтов сөт күләме арту белән эре мөгезле терлекнең тәүлегенә күпмегә авырлыг артуның үзара бәйле булуына игътибар итте. 

"Министрлык белгечләре югары нәтиҗәле таналар үстерү буенча техник регламент эшләделәр һәм республиканың проблемалы районнарында семинарлар үткәрү каралды. Киләсе елны без таналар үстерү елы итеп  билгелибез һәм ул бу мәсьәләне хәл итүдә үзгәреш елы булачак", - диде Марат Әхмәтов. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында терлекчелектә арта калучы район башлыкларын вәзгыятьне үзгәртергә өндәде. 

"Андый башлыкларга терлекчелек нигезләре буенча өч көнлек семинар оештырыйк. Бәлки алар бу мәсьәләдә берни аңламый. Шуннан имтихан алырбыз!", - дип тәкъдим итте ТР Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина