Татарстан Республикасында 2017 елның 8 декабренә 2 111,6 тыс. кв. м торак файдалануга тапшырылган

09.12.2017

Татарстан Республикасында 2017 елның 8 декабренә 2 111,6 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 100% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау, Актаныш, Балык Бистәсе, Зәй, Сарман, Арча, Теләче, Чирмешән, Кайбыч, Әлки, Менделеевск, Югары Ослан, Аксубай районнарында 2017 год елгы план үтәлгән.

Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына гомуми мәйданы 399,5 мең кв. м. булган 7 мең 66 фатирлы 152 йортка хисап кергән. Төзелеп килүче 59 объекттан 52сендә әзерлек югары дәрәҗәдә, 7се –  уртача әзерлектә.

2017 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 22,6 мең кв. м булган 387 фатирлык 17 йорт төзү карала. Бүгенгә гомуми мәйданы 21,7 мең  кв. м  булган 363 фатирлык 16 объект эксплуатациягә кертелгән. 1 объектта эчке эшләр тәмамланып килә (24 фатирлы йорт, Апас штп).

2017 елда ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 305 ятим балага 346 млн. 742,6 мең сумлык торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча торак бирү планлаштырылган. 2017 елның 8 декабренә 203 торак урыны республика милкенә сатып алынган һәм яллау шартнамәсе буенча ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга бирелгән. 8 торак урыны буенча ДТФ хокукы теркәлгән, кабул итү-тапшыру акты имза салу стадиясендә. 44 торак урынга документлар ДТФ хокукын теркәүгә тапшырылган.   

Рөстәм Миңнеханов 2017 ел программасы кысаларында ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүне катгый тикшереп торырга кушты.

Алексей Фролов 2017 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы үтәлеше турында да сөйләде. Бүгенгә пландагы 29 йорт әзер диярлек.

Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) 7 800 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр, 7925 йорт тапшырылган инде.

Индивидуаль торак төзелеше 2017 елда тулысынча үтәлгән.

Амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт буенча 2017 елда Татарстан Республикасында капремонт Казандагы, Чаллыдагы, Түбән Камадагы, Әлмәттәге 74 бинада каралган. Бүгенгә 65 объектта эшләр бара, 9 объектта эшләр тәмамланган, диде Алексей Фролов.

Моннан тыш, республикада халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү программасы («авыл кибетләре») буенча эшләр алып барыла. 2017 елның 8 декабренә 53 объекттан Алексеевск, Зәй, Балык Бистәсе районнарындагы 3 объектта эшләр тәмамланган.

Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 802 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 14 млн. 605 мең сумлык 490 карар чыгарылган.

Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быелгы барлык программалар да вакытында үтәлергә тиеш. Бигрәк тә торак төзелеше өлкәсендә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.