Рөстәм Миңнеханов минераль ашламалар җитештерү буенча яңа завод нигезенә беренче ташны салуда катнашты

08.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инко-ТЭК Агро Алабуга»ҖЧҖнең минераль ашламалар җитештерү буенча яңа завод нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты.  

Чара «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә узды.

Искәртәбез, әлеге проект «Алабуга» МИЗ резиденты статусына 2017 елның сентябрендә генә ирешкән иде. Җитештерү 2018 ел азагында эшләтеп җибәреләчәк дип көтелә. Куәте елына 120 мең тонна продукция булачак.

«Инко-ТЭК Агро Алабуга» ҖЧҖ комплекслы минераль ашламалар чыгарачак.

«Бу проект Татарстан агросәнәгать комплексы өчен дә, шулай ук тулаем илнең АСК өчен дә бик мөһим, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов тантанада. – Бу продукциянең гаять зур экспорт потенциалына ышанам, чөнки аерым компонентлары безнең республикада чыгарыла».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген заманча агротехника игътибарлырак алымны таләп итә, һәр басу, һәр культура үз рецептурасын һәм комбинациясен таләп итә. «Безнең инвестор бу темага алынды, беренче этапта бу комплекста 120 мең тонна продукция җитештереләчәк.

«Бу принципиаль яңа продукт булачак. Без комплекслы гранулаланган ашламалар җитештерәчәкбез, аерым культураларга гына түгел, аларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, конкрет басуларга карата да», – диде компания җитәкчесе Александр Бабынин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.