Рөстәм Миңнеханов «Главгосэкспертиза России» ФАУ башлыгы Игорь Манылов белән очрашты

07.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Главгосэкспертиза России» ФАУ башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Очрашу Казан федераль университеты мәйданында узды. 

Яклар «Главгосэкспертиза России» ФАУ белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр. «Главгосэкспертиза России» федераль автоном учреждениесенең Казандагы филиалы эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды, проект эшләр сыйфатын яхшырту өлкәсендә күчмә семинарлар уздыру буенча планнарның гамәлгә ашырылуы буенча уңай үзгәрешләр булуы ассызыкланды. Төзелеш комплексы предприятиеләре җитәкчеләре һәм республикада товар җитештерүчеләр белән бәяләрне билгеләү өлкәсендә нәтиҗәләр булуы билгеләнде. 

Очрашуда «Главгосэкспертиза России» федераль автоном учреждениесенең Казандагы филиалы башлыгы Фәрит Хәнифов катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.