Татартанда ягулык бәясе Идел буе федераль округындагы уртача бәядән югары түгел

05.12.2017

Татарстан Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе (УРИТЭР) башлыгы Роберт Гыйләҗиев бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ягулыкны ваклап сату бәяләре турындагы мәгълүматны җиткерде.

Роберт Гыйләҗиев сүзләренчә, республикада ягулыкка бәяләр Идел буе федераль округындагы  (ИФО) төбәкләрдән алдарак күтәрелми. Барлык  очракларда да бәяләр республикада нигездә  ИФОдагы уртача бәядән югары түгел, күп очракта түбәнрәк тә.

2017 елда ваклап сату бәяләре дүрт тапкыр арткан - февраль, март, май, сентябрь айларында. АИ-95 – 5%ка, АИ-92 – 5,7%ка, кышкы дизель ягулыгы – 6,8%ка.

Шулай ук брифинг барышында Роберт Гыйләҗиев ягулыкның сыйфатын планлы тикшерүнең нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Сынау нәтиҗәләре буенча 58 анализга алынган материалның ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыкланган.

Татарстанда ягулыкның сыйфат мәсьәләсе республика җитәкчелегенең даими күзәтүендә тора, дип ассызыклады Роберт Гыйләҗиев. Системалы тикшерүләр уңай нәтиҗә бирә. Гомумән сыйфатны яхшырту буенча уңай динамика күзәтелә, дип билгеләде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Девон” МА материаллары файдаланылды.