Минтимер Шәймиев Зөя һәм Болгарда тарихи-мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә уздырды

24.11.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы - Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” комплекслы проектны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, алдагы 2018 ел - расланган федераль программаны гамәлгә  ашыру эшләрен төгәлләү елы. “Эшнең күп  өлеше башкарылган, нәтиҗәләре сокланырлык:  ике объект та ЮНЕСКО бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Казан Изге Ана соборын яңадан булдыру эшләре уңышлы дәвам итә, ә Болгар ислам академиясе инде эшли. Ләкин эшләр күп әле. Бездә тәҗрибә бар, шуңа киләсе елда да эшчәнлегебезне матур итеп дәвам итәргә кирәк”, - дип ассызыклады ул.

“Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова 2017 елда “Татарстанның мәдәни мирасы - Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” комплекслы проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

“Татарстанның мәдәни мирасы - Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” комплекслы проектының 2018 елга чаралар исемлеген ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова тәкъдим итте.

Ул Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборында, Никольск чиркәвендә, ирләр  монастырендә, кайбер архитектура һәйкәлләрендә ремонт-реставрация эшләре дәвам итәчәк, дип сөйләде. 2018 елда монда музей экспозицияләре, шул исәптән илдә бердәнбер Агач археологиясе музеенда экспозияцияләр булдырылачак. Болгарда тарихи объектларда ремонт-реставрация һәм Идел елгасы яр буен төзекләндерү  эшләре дәвам итәчәк.

Минтимер Шәймиев киңәшмәне йомгаклап, Болгарга һәм Зөягә туристлар өчен генә түгел, ә республикада яшәүчеләр өчен дә сәфәр планын уйларга тәкъдим итте.

Киңәшмәдә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТРның Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, ТРның Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, Болгар музей-саклаулыгы Фәргать Мөхәммәтов, Зөя музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте