Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый ислам форумында чыгыш ясады

21.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә Кучунг шәһәрендә үткәрелүче 13 нче Бөтендөнья икътисадый форумы эшендә катнашты. Форумның пленар утырышын Бөтендөнья икътисадый форум фонды рәисе Муса Хитам сәламләү сүзе белән ачты, шулай ук катнашучыларны Саравак провинциясе баш министры Абдул Рахман Джохари Опенг һәм Малайзия Премьер-министры Наджиб Абдул Разак чыгыш ясадылар.

Шуннан пленар утырыш барышында Марокко Премьер-министры Саад Әл Османи, Ислам үсеш банкы вице-президенты Мөхәммәд Нури Джуини, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар чыгыш ясады. 

Чыгышы башында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән форумда катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде: "Нәкъ Малайзиядә 2003 елда Россия Президенты Владимир Путинның илебезнең күзәтүче буларак Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керергә ниятләве турында белдерүе мина аеруча шатлыклы. Россия Президенты ул чакта Россиядә яшәүче 20 млн. мөселманның үзләрен мөселман дөньясы өлеше итеп сизәргә тулы хаклары бар дип белдергән иде". 

"Россия Президенты йөкләвенчә мин "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркемен җитәкләдем. Төркемдә 32 илдән 50 эксперт катнаша. Аның төп бурычлары - Россиянең ислам дөньясы белән мәдәни-цивилизацион нигезедә якынлашуы процессына ярдәм итү" - дип ассызыклады ТР Президенты һәм Төркемнең чираттагы утырышы Согуд Гарәбстанында 2018 елда узачагы турында хәбәр итте. Анда глобаль сәяси һәм икътисадый кризис мәсьәләләре, ИГИЛ (РФ территориясендә  тыелган) һәм башка террористик оешмалар ягыннан куркынычсызлыкка янаулар турында сүз барачак: "Террорчылыкны берәмләп кенә җиңеп булмый. Мөселман һәм мөселман булмаган дәүләтләр катнашында киң террорчылыкка каршы фронт булдыру кирәк, шуңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чакыра да. Шундый эшнең уңышлы мисалы дип Сирия Гарәб Республикасында сугыш барышын тәмамлауны санап була, ә аның гарантлары буларак Россия, Иран һәм Төркия чыкты", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов һәм дәвам итте: "Аңлашыла, мөселман илләренең террорчылыкка каршы торуда катнашу дәрәҗәсе, ә иң әһәмиятлесе мөселман илләре бердәмлеге җитәрлек дип атап булмый. Мөселманнарга электән килүче низагъ һәм бәхәсләрен читкә куеп, бу бәла-казага бергә каршы торырга кирәк. Көчле һәм мәгърифәтле ислам беркем иминлегенә янамый". 

Татарстан Президенты чыгышында мөселман илләре арасындагы икътисадый багланышларга да игътибар итте. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов исламның Россия мәдәни кодының аерылмас өлеше икәнен ассызыклады.  

Татарстан Президенты сүзләренчә, мөселман илләре арасында дөстанә мөнәсәбәтләрне ныгыту - Россиянең тышкы сәясәтендә алдынгы урында тора.

Чыгышы ахырында Рөстәм Миңнеханов Форумда катнашучыларны Казанга чакырды: "Чын күңелдән сезне 2018 елның 10-12 майларында узачак 10 нчы юбилей "Казансаммит" икътисадый форумына чакырам, анда Россия белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре карала", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте