Татарстан Президенты Малайзиядә Бөтендөнья ислам икътисадый форумында катнашачак

20.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәре белән килде. Кучинга шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Малайзиянең Саравак штаты Транспорт министры Җериб Сусил һәм Россия Федерациясенең Малайзиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Валерий Ермолов каршы алды.  

Иртәгә Кучинг шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов 13 нче Бөтендөнья ислам икътисадый форумында катнашачак һәм пленар утырышта чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентының эш графигында берничә рәсми сөйләшү планлаштырылган, шул исәптән ул Малайзия Премьер-министры Нәҗиб Разак белән, Саравак штаты Губернаторы Абдул Тайб бин Мәхмүд һәм Саравак штатының Баш министры Абдул Рахман Җохари Опенг белән, Бөтендөнья ислам икътисадый форумы фонды җитәкчелеге Муса Хитам һәм башкалар белән очрашачак.

Искәртәбез, 2017 елның 21-23 ноябрендә Кучинг шәһәрендә 13 нче Бөтендөнья ислам икътисадый форумы узачак, аны Малайзия Хөкүмәте Саравак штаты ярдәме белән оештыра. Форум тематикасы – «Деструктив үзгәрешләр: нәтиҗәләре һәм өндәүләре», хәзерге геополитик һәм икътисадый тотрыксызлыкка бәйле протекционистик тенденцияләр һәм аларның бөтендөнья икътисадына йогынтысы.  

Форум эшендә 1500нән артык кеше катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте