Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округының дәүләт-хосусый партнерлык буенча I форумы эшендә катнашты

13.11.2017

Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге һәр бишенче объект дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә эшли. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Идел буе федераль округының дәүләт-хосусый партнерлык буенча I форумындагы чыгышында хәбәр итте.   

Чара Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә узды.

Форум «Идел буеның инфраструктур йөкләнеше арту: хосусый инвестицияләргә таяну һәм бюджетка нәтиҗәле идарә» пленар утырышы белән башланып китте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт-хосусый партнерлык катнашындагы компанияләр дәүләт акчаларын экономияләргә ярдәм итәчәк,  федераль, төбәк һәм муниципаль инфраструктураны модернизацияләүгә хезмәт итәчәк, күп кенә тармакларда, шул исәптән сәламәтлек саклауда, ТКХда, транспорт өлкәсендә, энергетикада хезмәт күрсәтүләр сыйфатын арттырачак.

Ышанам, бүгенге чара төбәкләрдә дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерүгә яңа импульс бирәчәк, диде ул, безнең исәпләвебезчә, форум йомгаклары буенча эшләнгән тезислар үсешкә хезмәт итәчәк һәм федераль программаларны эшләгәндә исәпкә алыначак, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Республикада бу юнәлештә зур эш башкарыла,15 муниципаль районда 146 концессион килешү төзелгән. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге һәр бишенче объект дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә эшли һәм концессиягә тапшырылган. Тармакка 1,1 млрд. сумнан артык хосусый инвестицияләр җәлеп ителгән», - диде ул.

Илебездә юл инфраструктурасы объектларын төзү һәм реконструкцияләү дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә гамәлгә ашырыла, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда берничә проект планлаштырылган. Бу – «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры участогы, Кама елгасы аша (Соколка авылы) күпер салуның техник-икътисадый нигезләвен әзерләү эшләре тәмамланды, Казан шәһәрен көньяктан әйләнеп узу юлларын кору проекты эшләнеп ята.

Аның сүзләренчә, республика сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү буенча актив эшли. «Хәзерге вакытта 8 концессион килешү төзелгән, 2 проект быел гамәлгә керәчәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.